Җәяүлене бәрдергәннәр
Нефтекама шәһәрендә җәяүлене автомобиль прицепы бәрдергән.
Прицеп борылганда тәгәрмәчләре шуып бик нык читкә китә, нәтиҗәдә аркасы белән тротуардан баручы ир-егетне бәрдерә.
Зыян күрүче хастаханәгә озатыла.
Һава торышы шактый тотрыксыз. Кичтән кар ява, иртәнгә аяк асты бозга әйләнә. Бк нык сак йөргәндә дә юлларда көтелмәгән фаҗигаләр килеп чыга. Хөрмәтле райондашлар, игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев