Исерек килеш 17 яшьлек егет әтисе машинасының руле артына утырган...
Башка сыймаслык хәл бу! Ни белән тәмамланганын чамалыйсыздыр инде... Эчсәң, буеңа сеңдер, дип юкка әйтмиләрдер инде...
Салсаң — сал, ләкин ник якыннарын хәсрәткә салырга уйлады икән ул?
Әтисе автомобиленең руле артына утырган, Яр Чаллыда яшәүче, 17 яшьлек егет агачка бәрелгән. Өстәвенә исерек хәлдә булган. Аны иртүк битараф булмаган шәһәр кешеләре хәбәре буенча тапканнар. Эчкән кешегә — диңгез тубыктан, диләр.
— Кичә иртәнге бишенче яртыда «Яр Чаллының исерек машина йөртүчеләре» телеграм-каналына Чулман проспектындагы «ВАЗ 2114» автомобиле йөртүчесенең исерек хәлдә булуы турында хәбәр килде, дип аңлатма биргәннәр шәһәрнең ЮХИДИ пропаганда хезмәте.
Автомобиль руле артында машина йөртүгә таныклыгы булмаган 17 яшьлек малай булган икән. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган һәм агачка килеп бәрелгән.
Аңа карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча административ материал төзелгән (ТС идарәсе исерек хәлдә булган хокуксыз яки хокуксыз йөртүче тарафыннан). Егет алга таба тикшерү өчен полициягә китерелгән, автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган.
Эчкән кешенең сизгерлеге, курку хисе югала, хәрәкәтләре чикләнә, рефлекслары югала. Ләкин исерек аны уйламый шул. Эчкән кешегә — диңгез тубыктан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев