Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

Мәсәде авылы кешесе борылышта машинасы белән ауган

Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә: Мәсәде авылында яшәүче граждан «Лада Гранта» маркалы автомобиле белән юл казасына очраган, юл-патруль хезмәткәрләре фаразлавынча, машина йөртүче алкоголь кулланган булган.

27 июль көнне 08:00 сәгатьтә 52 яшьлек Мәсәде авылында яшәүче «Лада Гранта» маркалы автомобиле белән Мәсәде авылына керү юлында кюветка төшкән һәм машиасы белән ауган. Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе автомобиль руле белән идарә итә алмавының сәбәбен әлеге гражданның алкоголь исереклеге халәтендә  булуы белән бәйли. Авариягә очраган ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләре белән Актаныш район үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Фотолар Актаныш ЮХИДИ идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев