Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Пучы мәктәбенең ЮИД отряды «Кама Артегы» лагеренда ял итә

Пучы мәктәбенең иң актив, иң шәп ЮИД отрядының дүрт укучысы 23- 30 август көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «Кама Артегы» лагеренда ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар.

 

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, нәни укучыларга үрнәк күрсәтергә һәрвакыт әзер алар.

- Вожатый апалары ата- аналар белән махсус төркем булдырып, балаларның сәламәтлеген, аларның кәефләрен, уңышларын, кайчан нәрсә белән мавыгуларын җиткереп торалар. Укучыларның кәефләре шәп, моңсуланырга вакытлары юк, чөнки лагерь бик яхшы оештырылган,  кызыклы чаралар бик күп, -дип хәбәр итте безгә бу хакта ЮХИДИның райондагы пропаганда бүлеге мөдире Ләйсән Мөхәммәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев