Такталачык яшүсмеренең транспортын эвакуацияләделәр
Такталачык авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре 2011 елгы яшүсмерне тоткарлады. Ул транспорт чараларын йөртү хокукы документы булмыйча, мопед белән идарә иткән.
Балигъ булмаган яшүсмергә карата гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күрелде. Мопед Минзәлә районы ЮХИДИ ДБУ махсус штраф тукталышына эвакуацияләнде.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны күзәтүне көчәйтергә һәм аларның йөртү таныклыгы булмыйча мототранспорт белән идарә итүенә юл куймаска сорыйбыз. Бу – балаларның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев