Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Теләкәй мәктәбендә узган ата-аналар җыелышында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

9 айлык нәтиҗәләр буенча Актаныш районындагы юл һәлакәтләре саны күрсәткечләре шактыйга арткан. Агымдагы елның 9 аенда район юлларында 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 31 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Балалар катнашында килеп чыккан фаҗигаләр бигрәк тә урынлы борчу уята.16 яшькә кадәрге балалар белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу куркыныч вакыйгада 11 кеше яраланган, 2 кеше һәлак булган. Транспорт чарасын йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында 5, балаларның үзләренең саксызлык күрсәтүе сәбәпле 2 очрак теркәлгән.

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балалар травматизмын булдырмау буенча профилактика эшләренә укучыларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итә. Ләйсән Рәдиф кызы көзге каникул вакытында район мәктәпләрендә узган ата-аналар җыелышларында катнашты. 

Теләкәй төп белем бирү мәктәбендә узган чираттагы ата-аналар киңәшмәсендә каникул чорында да, башка вакытта да балалар иминлегенә җаваплы карау мәсьәләләре күтәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә ата-аналарның бурычлары аңлатылды. Әти-әниләрнең юлларда нинди хәвефсезлек кагыйдәләрен белүләрен ачыкланды. Юл билгеләре, транспорт төрләре турындагы белемнәре искә төшерелеп камилләштерелде. Ата-аналар юлларда очрый торган киеренке ситуацияләрне бергәләп чишеп карады. 

"Өлкәннәр юлда йөргәндә үзләренең һәм балаларының иминлеге өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешләр-  барысы турында да сөйләштек. Мәктәптә өйрәтелгән белем һәм күнекмәләр әти- әниләр тарафыннан яклау тапса гына эшчәнлекнең нәтиҗәсе була!Балалар әти- эниләр үрнәгендә тәрбияләнә. Балаларыбызга үрнәк булып, юлларда имин йөрик", ди Ләйсән Мөхәммәтова. 

           
           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев