Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тонировкаланган автомобильдә йөрергә яратучыны 3 тәүлеккә кулга алдылар

Тәрәзәләрен караңгылатып йөрергә яратучы 21 яшьлек егетне хокук сакчылары 3 тәүлеккә кулга алганнар.

9 гыйнварда Чаллыда юл-транспорт патруле инспекторлары 21 яшьлек шофер идарә иткән  KIA автомобилен туктаткан. Алгы тәрәзәсе пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге закондагы таләпләргә туры килмәү аркасында хокук бозучыга карата административ материал төзелә. Тикшерү вакытында машина йөртүченең алдарак та моңа охшаш кагыйдә бозганлыгы ачыклана. Аңа караңгы пыялалы автомобильне эксплуатацияләү рөхсәт ителмәгәнлеге, кабат бу төр кыек эше өчен тагы да катырак җәза каралганлыгы турында аңлатылган була. 

Әмма егет бу таләпләргә бармак аша карый, яңадан машина тәрәзәләрен тонировкалый. Суд карары буенча машинада йөргәндә караңгылык яратучы өч тәүлеккә кулга алына.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев