Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Тоннель» операциясендә исерек машина йөртүчеләрне һәм таныклыксыз мопедка утырганнарны ачыклаганнар (фотолар)

Район ЮХИДИ идарәсе 24 май көнне 17.00- 21.00 сәгатьләрдә «Тоннель» операциясе уздырды.

            "Тоннель" операциясенең максаты- транспорт чаралары белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә итүчеләрне ачыклау.   Операция барышында 20 машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.

Бер райондашыбызга РФ КоАП-ның 12.8 маддәсе, беренче бүлеге буенча протокол төзелгән. Эчкән хәлдә руль артына утырган авылдашның 1, 5 елга машина йөртү таныклыгы алыначак һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.   
              "Тоннель" операциясе кысаларында күпләрне борчый торган мопедчылар, самокатчылар да тикшерелгән. 

Балигъ булмаган ике яшүсмер һәм аларның әти-әниләре закон алдында җавап тотачаклар. Сәбәбе- йөртү таныклыклары булмаган көенә мопед белән идарә итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев