Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Энергетик эчемлекләргә – юк!

Районыбыз халкын сәламәт тормыш алып баруга чакыру ниятеннән, "Яшьлек" мәдәни үзәге каршында энергетик эчемлекләргә каршы "Яшьлек бит ул бер генә!" дип исемләнгән акция узды. Чара барышында монда килгән һәркем үзенә энергетик эчемлекләр, аларның тәэсире, зыяны турында берникадәр мәгълүмат, белгеч фикере һәм киңәшләрен ишетә алды. Моннан тыш, райондашларның махсус кунаклар белән...

Районыбыз халкын сәламәт тормыш алып баруга чакыру ниятеннән, "Яшьлек" мәдәни үзәге каршында энергетик эчемлекләргә каршы "Яшьлек бит ул бер генә!" дип исемләнгән акция узды. Чара барышында монда килгән һәркем үзенә энергетик эчемлекләр, аларның тәэсире, зыяны турында берникадәр мәгълүмат, белгеч фикере һәм киңәшләрен ишетә алды. Моннан тыш, райондашларның махсус кунаклар белән очрашырга, күңелле бәйгеләрдә катнашырга һәм Актанышның яшь талантлары әзерләгән концерт программасын карарга мөмкинлеге бар иде.
Бүгенге көндә яшүсмерләр, көчләрен тәүлек буена сакларга теләүче студентлар, төнге сменада эшләүчеләр һәм башкаларның энергетик эчемлекләр эчүләре турында күп ишетергә туры килә. Чит илдә бу сыекча өлкәннәр өчен генә сатылса, бездә аңа карата чикләүләр юк. Аларны күп эчүнең нинди аянычлы нәтиҗәгә китерүе турында да еш сөйлиләр. Чыннан да, бу эчемлекнең файдасы нидә? Яки аның зыяны күбрәкме? Акция барышында бу сорауларга җавап табылды
.
Кибет киштәләрендә сатуда булган дистәләгән төрдәге энергетик эчемлекләрнең төп составы, нигездә, бер үк. Алар кешегә вакытлыча көч бирә, чөнки анда күп күләмдә кофеин салына. Шулай ук, монда аруны баса алучы женьшень, организмның эшчәнлегенә уңай тәэсир итүче гуарана витамины бар. Реклама роликларында да, бер банка "энергетик"тан көч таша, бар нәрсә үзеннән-үзе эшләнә, дип сурәтлиләр. Ләкин озакка түгел, эчемлекнең тәэсире 3-4 сәгать дәвам итә, ә аннан соң организм ял таләп итә башлый. Кеше янәдән төшенкелеккә бирелә, кәефе төшә, эшләре алга бармый, тагын энергетикка үрелә...
Яшүсмерләр һәм яшьләр арасына яңа мода да үтеп кергән. Алкоголь башка тизрәк "китсен" өчен күпләр "энергетик"лар белән бутап эчәләр, ди. Бу "компот" яшь организм өчен аеруча куркыныч, "энергетик"ларның зыяны да бермә-бер арта. Нәтиҗәдә, сәламәтлеккә зур зыян салына, алкогольгә бәйлелек тагын да тизрәк барлыкка килә.
Яшьләр эчемлекләргә алданмыйча, бер банка түгел, ә бер йотымсыз да бар эшләрен үзләре башкара алса, бу - зур җиңү. Сакланган кеше саулыкка туйган булыр, диләр бит. Энергетик эчемлекләр белән мавыгучыларны туктату, ә калганнарны кисәтү - акциянең дә төп максаты иде.
Ни кызганыч: ныклы әзерлек белән, мөмкин кадәр күбрәк кеше, бигрәк тә яшь буынны җыярга ниятләгән оештыручылар каршында әниләре белән саф һава суларга чыккан нәниләр һәм 10-15 яшүсмер генә басып торды. Акция турында массакүләм мәгълүмат чараларында да, Интернет челтәрендә дә игълан бирелде, югыйсә. Әмма көтелгән нәтиҗәләр күренмәде: кеше юк. Чараның махсус кунагы - район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Иршат Зәкиев тә җыелган кадәр аудиториягә яраклашып, үз сүзләрен аңлаешлырак җиткерергә тырышты. Дөрес, ул озаграк та, тирәнрәк тә сөйләгән булыр иде, тик тыңларга яшьләр генә килмәде.
Районда яшьләрнең пассивлыгы инде гадәти күренешкә әйләнеп бетте. Аңа карамастан, ул проблема булуыннан туктамый. Яшьләр җирлегебездәге тормышларына карата бөтенләй битараф, дип әйтү дөрес булмас иде. Шулай да, эш, күңел ачу чаралары, ял итү урыннары - гомумән, үсеш юк дигән зарланулардан ары башка эшчәнлек күренми алар ягыннан. Бүгенге көндә үзләре үк мохтаҗ булган нәрсәләр яшь буынга читен күренә. Аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә район яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре генә түгел, ә яшьләр үзләре дә теләктәшлек белдерергә тиеш бит. Әлегә бу мәсьәләдә алга китеш күренми. "Яшьлек бит ул бер генә!" акциясе дә моңа дәлил. Ике нәрсәнең кадере беткәч беленер - яшьлек һәм сәламәтлек, диләр. Шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев