Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Галимнәр: Коронавирусны таратучылар - балалар һәм яшүсмерләр

Балалар һәм үсмерләргә вакцинация ясала башлаганчы алар вирусны төп таратучылар булып саналачак, ди белгечләр.

Коронавирусны таратучы төп каналларның берсе — балалар һәм яшүсмерләр.  

Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок һәм Ломоносов исемендәге МДУның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, молекуляр биолог Максим Скулачев мәгълүматларына караганда, балаларга һәм үсмерләргә вакцинация кертелгәнче, алар вирусны төп таратучылар булып калачак.

«Укучы яшьләрнең социаль контактлары бик күп: уку йортларында ябык бүлмәләрдә торалар, бер-берсе белән, укытучылар, педагоглар белән аралашалар, ә соңыннан үз гаиләләренә кайталар», — дип яза Владимир Болибокка сылтама белән ura.ru сайты.

Прививка ясаткан кешеләр саны арта. Шунлыктан вирус башка юллар белән тарала. Шул исәптән, яшьләр дә шундый канал булып санала, шуңа күрә халыкның бу категориясенә вакцина ясата башлаганчы пандемия дәвам итәчәк.

«Цивилизацияле бөтен илләрдә дә яшүсмерләргә вакцина ясыйлар. Монда гадәти булмаган бер нәрсә дә юк», — диде ул. Шулай ук вирусны җиңел кичергән яшьләр бу вазгыятькә җавапсыз карый һәм аны җитди кабул итми, диде биолог.  

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар прививкасы эзер булгач шулай дилэр инде ул.