Йод җитмәү аркасында барлыкка килүче авырулар
Сатуда йодлы тоз бар, ризык әзерләгәндә аны куллану файдалы булуын «Мөслим-информ»дагы коллегаларыбыз яза.
Йогышлы булмаган авырулар арасында иң киң таралганнары — йод җитмәү аркасында барлыкка килүче авырулар. «Сатуда йодлы тоз бар, ризык әзерләгәндә аны куллану файдалы. Аның тәүлеклек дозасы — бер чәй кашыгы. Тозны азрак кулланасыгыз килсә, диңгез ризыклары ашагыз. Йод җитмәүне кисәтү өчен диңгез кәбестәсе яхшы», — ди район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлеге шәфкать туташы Рәүназ Мортазина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев