Үзегезне һәм якыннарыгызны кайгырту — Яңа елга иң яхшы бүләк!
Яңа ел — шатлык, бәйрәмнәр һәм гаилә белән очрашулар вакыты. Әмма үзеңнең сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк. Актаныш ҮРХ (ЦРБ) поликлиникасы мөдире Миләүшә Хаҗиева киңәшләре бәйрәмнәрне файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк:
1. Туклану: нәрсә ашарга һәм ничек әзерләргә
-
Табигый продуктларга өстенлек бирегез: яшелчәләр, җиләк-җимеш, майсыз ит, балык, бөртекле культуралар.
-
Майлы һәм кыздырылган ризыкларны артык кулланмагыз, татлы һәм кондитер продуктларын чикләгез.
-
Ризыкны парда, мичтә пешерегез яки запеканка ясагыз — бу артык майны киметә һәм витаминнарны саклый.
-
Суны җитәрлек күләмдә эчегез, бигрәк тә алкогольле эчемлекләр куллану планлаштырылса.
2. Файдалы гадәтләр һәм режим
-
Иртәнге ашны калдырмагыз: ул көннең ритмын билгели.
-
Чама хисен саклагыз — бер күп итеп ашауга караганда көнгә берничә кечкенә порция ашау файдалы.
-
Бәйрәм ашаулары арасында пауза ясагыз, организмга ризыкны эшкәртү өчен вакыт кирәк.
3. Активлык һәм саф һавада вакыт үткәрү
-
Кышкы чорда да хәрәкәт кирәк: саф һавада йөрү иммунитетны ныгыта һәм кәефне күтәрә.
-
Зарядка яки җиңелчә физик күнегүләр өйдә форманы сакларга һәм стрессны киметергә ярдәм итә.
-
Балалар белән урамда уеннар оештырыгыз, чаңгы, чанада шуу — күңелле һәм сәламәтлеккә файдалы.
4. Эмоциональ сәламәтлек
-
Бәйрәмнәр шатлыклы вакыйгалар чоры, әмма ял итәргә һәм үзегез өчен вакыт бүлеп бирергә онытмагыз.
-
Уку, музыка, өстәл уеннары, якыннар белән аралашу стрессны киметә һәм кәефне яхшырта.
-
Артык стресс һәм конфликтлардан сакланыгыз — уңай эмоцияләр иммунитетны ныгыта.
Үзегезне һәм якыннарыгызны кайгырту — Яңа елга иң яхшы бүләк, — дип киңәш итә Миләүшә Хаҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев