Киләчәктә язмышларын халык сәламәтлеге белән бәйләргә теләүче яшьләребезне «Ак халатлы фәрештәләр» фестиваленә чакырабыз. Профориентация уңаеннан оештырылучы «Ачык ишекләр» көне Актаныш район үзәк хастаханәсендә 3 февральдә 10.00 сәгатьтә узачак.
12 тапкыр оештырылучы «Ак халатлы фәрештәләр» XII фестивале Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләрендә 3-15 февраль көннәрендә узачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Фестиваль программасы белән Казан дәүләт медицина университеты сайтында танышырга мөмкин.
Очрашуга 9, 10, 11 сыйныф укучыларын көтеп калабыз!
Нет комментариев