Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш районы җитәкчелеге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуын дәвам итә

Район башлыгы Ленар Зарипов Актаныш авылының 2 нче кварталында яшәүчеләр белән очрашты.

Сөйләшүдә район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев, җирлек башлыгы Камил Әхмәтгалиев, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов һәм "Яран" ширкәте рәисе Илшат Хуҗахмәтов та катнашты.

Күптән түгел "Безнең ишегалды" программасы кысаларында әлеге квартал яңарыш кичергән иде. Шуңа да, биредә яшәүчеләрнең рәхмәттән башка сүзе юк. Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Актанышта бик күп йортларның нигезе суда утыра. Бу хәл мондагы йортларны да читләтеп узмаган. Кайчандыр ишегалдының бизәге булып утырган агачлар да бүген шактый картайган. Халыктан кергән һәр мөрәҗәгать теркәлеп барылды. Ленар Рафак улы аларны исәпкә алып хәл итү юлларын эзләргә кирәклеген ассызыклады.

Актаныш районы хакимиятенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев