Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актанышта үзара салым акчаларына су торбаларын алыштыралар

Актаныш авыл җирлегендә яшәүчеләрдән җыелган үзара салым акчасы Татарстан Республикасы ярдәме белән дүрткә арттырлып кайткач 21 млн 368 мең 830 сумлык эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Ел башыннан әлеге сумманың 6 миллион 14 мең сумы үзләштерелгән. Җәйге матур, аяз көннәр төзелеш эшләре өчен бик кулай. Мәсәлән, бу көннәрдә Актаныш авылының Индустриаль урамында су торбаларын яңарту, су коеларын алыштыру нәкъ тә шушы үзара салым акчаларына башкарыла. 

Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүне алга таба да дәвам итәбез ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев