Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Рөстәм Ильясов: Быел юллар ремонтына берничә тапкырга күбрәк финанслар җәлеп ителде

Актанышта 2024 елда да төзелеш эшләре тулы куәткә бара. Мәсәлән, Актанышбаш авыл җирлеге Советы яңа биналы булачак. Шулай ук район эчендәге региональ юллар да төзекләндерелә.

Актанышның беренче санлы мәктәбен ремонтлауга Татарстан Республикасы Хөкүмәте 36 миллион сум акча бүлеп бирде. Мәктәпнең эчке өлеше, коридорлар, сыйныф бүлмәләре төзекләндерелә. Берочтан төзүчеләр элемтә, су системасын да яңартачак. Уку елы башланганчы мәгариф оешмасының тирә-ягы да матурланачак. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, мәктәп 15 нче августка кулланылуга тапшырылачак, диде.

Тагын бер мөһим объект сафка баса. Быел Актанышбаш авыл җирлеге Советы  яңа биналы  булачак. Төзелешнең тулаем суммасы 10 миллион сум. Сентябрь аенда бина үз ишекләрен ачачак.

Актаныш районы юлларын ремонтлауга, узган еллар белән чагыштырганда, берничә тапкырга күбрәк финанслар җәлеп ителде,- дип юллар төзелеше хакында журналистларга аңлатма бирде Рөстәм Алмаз улы. 

Региональ юлларны төзекләндерү өчен 1 миллиард 100 мең сум билгеләнгән. Төгәлрәк әйткәндә, Актаныш– Бүләк, Уразай– Такталачык юллары яңартыла. Актаныш– Пучы юлының Иске Кормаш авылы янындагы өлеше аварияле хәлдә иде, биредә дә капиталь төзелеш эшләре бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев