Көз үзенең юмартлыгы, төрле төсләре һәм байлыгы белән сокландыра. Күптән түгел «Әтәчкәй» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә рус халык традицияләренә багышланган «Рус ярминкәсе» бәйрәме узды.
Бу көнне балалар бакчасы чын рус ярминкәсе мәйданына әйләнде. Чара тулысынча рус телендә оештырылды һәм халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын чагылдырды. Өстәлләрне көзге уңыш нигъмәтләре һәм ярминкәнең төрле атрибутлары бизәде. Милли киемнәр кигән балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, рус халык җырларын башкардылар, дәртле биюләре белән тамашачыларны сөендерделәр.
Бәйрәмне оештыруда тәрбиячеләр Бадертдинова Ирина Ригелевна һәм рус теле тәрбиячесе Мансурова Эльвира Ринатовна зур тырышлык куйды. Ирина Ригелевна җитәкчелегендә балалар рус халык көйләренә җырладылар һәм биеделәр. Ә Эльвира Ринатовна балалар белән бергә рус халык уеннарын һәм традицион ярминкә күңел ачуларын оештырды. Нәниләр борынгы халык уеннарында зур теләк һәм дәрт белән катнаштылар.
Ярминкә дуслык һәм бердәмлек рухында узды. Бәйрәм ахырында һәр бала тырышлыгы өчен тәмле көзге күчтәнәчләр белән сыйланды.
Нәкъ менә шундый чаралар аша балаларда рус халкының мәдәниятенә, теленә һәм гореф-гадәтләренә карата хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләнә. Балаларның шат елмаюлары бәйрәмнең күңелле һәм уңышлы узуын күрсәтте!
Нет комментариев