Иске Богады авылында яшәүче тыл ветераны Дәтҗина Хәлимованың туган көне
Бергәләп сөеник

Иске Богады авылында яшәүче тыл ветераны Дәтҗина Хәлимованың туган көне

Бүген Иске Богады авылында яшәүче Дәтҗина Хәлимова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Юбилярны ихлас теләкләр белән Икътисад буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева котлады. Лиана Рамилевна олы йөрәкле апага нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм иминлек теләде, котлау сүзләрендә аның тырышлыгына һәм хезмәтенә ихтирам белдерде.

Дәтҗина апа гомере буе хуҗалыкта фидакарь хезмәт куйды, үзенең тырышлыгы һәм ихласлыгы белән авылдашларының хөрмәтен яулады. Аның хезмәте — яшь буын өчен үрнәк.

Хөрмәтле Дәтҗина апа! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын телибез. Озын гомерегездә куанып-сөенеп кенә яшәргә язсын сезгә!


Нет комментариев