Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Яратам Актанышым!

Тагы бер катнашучыбыз Сөмбел Сабирова - Богады мәктәбенең 2 сыйныф укучысы. Ул үзенең туган төбәгенә булган хис-тойгыларын шигъри сәйләннәргә тезгән!

Җырдагыдай гүзәл, матур,

Син – минем мактанычым.

Даның киткән еракларга,

Яратам Актанышым!

 

Көздә иген шаулап үсә

Ул синең- куанычың

Алмалы да, җиләкле дә

Яратам Актанышым! 

 

Тимераяк, чаңгы шуам,

Бездә бар да бар кышын.

Бәйрәмнәрең белән бергә

Яратам Актанышым! 

 

Язлар җиткәч, ишетелә

Кошларның шат тавышы.

Аккошлы Агыйделең белән

Яратам Актанышым!

 

Җәйге күлмәген кисәме,

Танып та булмый аны

Аллы-гөлле гөлләр иле

Яратам Актанышым!

Яшь иҗатчы Сөмбелне хуплап, сайттагы "Бәйгеләр, конкурслар" рубрикасына кереп тавыш бирегез, сылтама монда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Шигырьләр Әдәбият Шигърият Мин Актанышны яратам