"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
Пучының яшь батырлары Минзәләдәге көрәш ярышында беренче урын яулады
11 апрель көнне татарча көрәш буенча Минзәлә районы Калтак авылында узган районара ярышларда Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы 1 нче урын яулады.
-
Кейтеринг хезмәтләре: бу хезмәтләргә куелган таләпләр турында
Күптән түгел Россиягә популяр күчмә туклану хезмәте — «Кейтеринг» килде. Күп кенә россиялеләргә бу сүз инде яхшы таныш, әмма барысы да аның артында нәрсә яшеренгәнен, нинди сервисны шулай дип атауларын һәм аны нинди ситуацияләрдә кулланырга мөмкинлеген төгәл белеп бетерми.
-
Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары «Имин көпчәк» бәйгесенә әзерләнә
Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары «Имин көпчәк» бәйгесенә әзерләнә. Яшь инспекторлар мәктәп турын уңышлы гына җиңеп чыктылар, инде район бәйгесенә әзерлек башланды.
-
Ураза- 2024: ФИТЫР СӘДАКАСЫ БИРГӘЧ һәм АЛГАЧ укыла торган догалар
Кемнәргә фитыр сәдакасын бирергә ярамый? Рамазан аенда фитыр сәдакасын һәр мөселман кешесе бирергә тиеш. Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел: әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга; уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына; ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә. Зәкәт, фитыр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар. Сәдаканы Рамазан аенда бирәләр, Ураза гаете алдыннан бирү фарыз.
-
Ураза-2024: Иске Богады авылында моңарчы күрелмәгәнчә ифтар мәҗлесе узды
Ураза аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре райондашларыбызга күңелле, рәхәт мизгелләр бүләк итә. Менә шундый игелекле ифтар очрашуы бүген Иске Богады авылы мәктәбендә оештырылды.
-
Оренбург өлкәсенә тагы да зур су төнлә киләчәк дип фаразлыйлар
Оренбургта су басу белән бәйле ситуация тагы да начарлана. Зур су төнлә киләчәк, дип фаразлыйлар. Бу хакта шәһәр башлыгы Сергей Салмин хәбәр итә һәм гражданнарны тизрәк эвакуациягә чакырды. Хәзерге вакытка 2015 участок, 1535 йорт хуҗалыгы су астында калган, шуларның 188 е соңгы тәүлеккә туры килә. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.
-
«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен әкиятләр аша өйрәнделәр
«Каенкай» балалар бакчасы нәниләре белән Шакирҗанова Лилия Рәсил кызы үзе иҗат иткән «Бакалар шәһәргә кунакка чакыра» дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Райондашыбыз, махсус хәрби операциядә катнашкан Богдан Абышев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Рамазан гаете Актаныш районы мәчетләрендә 10 апрель көнне 6.00 сәгатьтә башлана
Рамазан гаете Актаныш районы мәчетләрендә 10 апрель көнне 6.00 Коръән уку белән сәгатьтә башлана һәм 6.30 сәгатьтә гает намазы укыла.
-
Яңа Әлем балалар бакчасына йөрүчеләрнең әтиләре сыерчык оялары ясап урманчылык хуҗалыгына тапшырды
Яз. Табигатьнең уянып килгән мәле. Балалар өчен бигрәк тә күңелле вакыт: кар һәм боз эри, сулар ерганаклар булып ага, тамчы тама, кошлар җылы яктан кайталар. Табигатьнең әлеге күңелле мизгелләрен балалар күңеленә кереп калырлык күзәтүләр һәм эшчәнлекләр алып бару һәр тәрбияченең, балалар бакчасының бер бурычы булып тора. Туган як табигатен ярату, саклау өчен аңа күпмедер үз көчеңне дә куярга кирәк.
-
XXIV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ИҖАДИ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь каләм ияләре катнаша ала.
-
Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Актаныш районына террорчылык актлары куркынычы янаганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләшәләр
Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә террорга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
-
Байсар мәктәбе укучысы «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә II урын алды
4 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Бу мәртәбәле бәйгедә Байсар мәктәбе укучысы Рузалина Хайбрянова мактаулы II урынны яулады.
-
Аккүз авылы халкы боз озатырга төште
Бүгенге кояшлы матур көндә Аккүз авылы халкы Сөн буена төште. Изге теләкләр белән боз озаттылар.
-
Сөндә боз яхшы утыра әле
Әлегә Татарстан белән Башкортстан чигендәге күпердә Сөн елгасы менә шундый халәттә.