Актаныш

Актаныш районы

16+
Алма- Бирмә!

Актаныш районының коррупциягә каршы комиссиясе утырышы узды

Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2024 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралды.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев 2015-2027 елларга Коррупциягә каршы комплекслы программаның үтәлеше турында хисап бирде.

 "Контроль-хисап палатасы" МКУ рәисе Мәрьям Яинова 2024 елда контроль чараларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.

Башкарма комитетның сатып алулар бүлеге җитәкчесе Татьяна Зәйдуллина 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты, муниципаль сатып алулар өлкәсендә үтә күренмәлелекнең һәм законлылыкның мөһимлеген ассызыклады.

Башкарма комитетның гомуми бүлек җитәкчесе Наилә Сәрвәрова 2024 елда район халкыннан килгән шикаятьләргә һәм мөрәҗәгатьләргә анализ ясады, динамиканы һәм аеруча актуаль мәсьәләләрне билгеләп үтте.

Район прокуроры Сергей Назаров муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр һәм милек турында декларацияләрне вакытында һәм дөрес тапшырырга кирәклеген искәртте. Прокурор әйтүенчә, бу таләпләрне үтәү – коррупциягә каршы сәясәтнең төп элементы, ә хокук бозулар була калганда тиешле җаваплылык чараларын кулланырга туры киләчәк.

Муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов игътибарны миграция мәсьәләсенә юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, миграция законнарының үтәлешен контрольдә тоту хакимият органнарының игътибарын таләп итә торган мөһим бурыч булып кала.
Утырыш йомгаклары буенча районда коррупциягә каршы механизмнарны камилләштерү, шулай ук миграция процессларына контрольне көчәйтү буенча тәкъдимнәр кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев