Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Десикацияләнгән көнбагыш басуларында орлыклар яхшы өлгергән

Районыбыз уңганнары республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлады. Хәзер техник культуралар уңышын җыйнау куәтле төс алды.

 

             Райондагы кукуруза культурасы игелгән 2930 гектар мәйдандагы басуларда комбайннар тавышы тынып тормый. Бүгенге яңгырлар гына механизаторларга комачаулык итә. Безнең табигать шартларында кукурузаның өлгереп җитүе икеле. Аграрийлар әлеге техник культураны карнажга алуны кулай күрә. Мондый кукурузадан сенаж салалар. Бөртек сыткыч аша чыгарыла, аңа әчемәсен өчен закваска өстәлә һәм ул масса чокырга салына, таптатыла һәм пленка белән каплап куела.

           Көнбагыш культурасының да өлгереп җитүе мөһим. Яңадан-яңа технологияләр орлыкның җитлегүен тизләтә, корткычлардан саклый, югары уңыш бирергә этәргеч ясый. 1650 гектар мәйдандагы көнбагышның десикация үткәрелгән өлешендә урып-җыю эшләре гөрли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әйтүенә караганда, десикация үткәрелмәгән көнбагышлар өлгереп җитмәгән әле.

         Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге башлыгы Рушан Мөхәммәдиев көзге чәчү эшләренең тәмамлануын белдерде.

Реклама

        Төп җир эшкәртү тулы көчкә бара. 55566 гектар мәйданның 36980 гектарында эш башкарылган, бу  төп җир эшкәртүнең 65 проценты тәмамланган дигән сүз. 32 процент җир тирәнәйтеп эшкәртелгән. 

          Бүген район хуҗалыкларында көзге кыр эшләрендә катнашкан техникаларны саклауга кую, механизмнарны төзекләндерү эшләре  оештырыла. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев