Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

ЭЛЕККЕ РӘИСЛӘРЕ ЧӨГӘНӘНЕ ТАНЫМАС ИДЕ: Авыл үзәгендә Бөек Җиңүгә һәйкәл ачылды

Чөгәнә авылын элекке рәисләре кайтып күрсә, танымаслар иде, аларның хыялында гына булган объектлар елдан ел арта. Бүген Чөгәнә авылында Бөек Җиңүгә багышланган һәйкәл ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кечкенә авылның елдан-ел яңаруын, матурлануын билгеләп үтте

 -    Чөгәнәдәге хуҗалыкны җитәкләгән Рәзиф Хәбибуллин, мәрхүм Равил Камилҗановның якты хыяллары бүген чынбарлык. Чөгәнәнең бик матур үзәге барлыкка килде – биредә өр-яңа мәдәният йорты, мәктәп, медицина пункты, ниһаять, Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт куйганнар истәлегенә һәйкәл төзелде. Бүген ачылачак һәйкәлне, аның тирә-ягын һәрвакыт чиста, пөхтә тотыгыз, бакчасында чәчәкләр үсеп, ерактан балкып торсын. Бөек Җиңү өчен сугыш кырында ятып калганнарны онытмагыз, тылда хезмәт куйганнарны гел истә тотыгыз, яшь буын батыр авылдашларының исемен белеп үссен,- дип бәйрәм теләкләрен җиткерде Энгель Фәттахов.


                         Чөгәнә авылыннан яу кырында 56 ир-егет һәлак була,  12-се генә фашистларга каршы изге көрәштән исән-сау авылга кайта алган.

Җиңүнең 77 еллыгына кадәр яши алмасалар да, батыр солдатларның, тыл ветераннарының исемнәре мәңге онытылмаячак.

Бүген ачылган һәйкәл-обелискның кара мәрмәр ташына Бөек Җиңү көнен якынайткан һәркемнең исем, фамилиясе алтын хәрефләр белән уеп язылган. 


 

                     Бәйрәм митингына килүчеләрне чөгәнәлеләр учакта пешкән солдат боткасы белән каршы алды. Җиңү көненә багышланган музыка-җыр аһәңе бөтен авылга яңгырап тора.

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр вальс әйләнә. Гомумән, бүгенге бәйрәм авылның киләчәге өметле икәнен күрсәтте- шушы җирлектә туып-үскән балалар- Чөгәнә, Әҗәкүл мәктәбе укучылары тантанага дип бик бай концерт номерлары әзерләгән иде.


 

-    Чөгәнәдә, Аллага шөкер, балалар туып тора. Балалар бакчасы тулы, мәктәп эшли. Авылда кешеләр арта, яңа өйләр салалар. Һәйкәлне авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына төзедек. Янында балалар мәйданчыгы да бар. Бик зур рәхмәт авыл халкына, тырыштык, булдырдык. Барлык чараларга балаларны тартабыз, катнаштырабыз, алар авылның патриотлары булып үсәргә тиеш,-ди Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов.


                   Митингта батыр авылдашларны, илгә җиңү көнен якынайтып армый-талмый тылда хезмәт куйган апа-абыйларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Җәмигъ мәчете имамы Рөстәм хәзрәт шәһит киткәннәрнең рухына изге Коръән аятьләрен багышлады.

                  “Актаныш” агрофирмасы директоры Рамил Вәлиева, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. 
                   

 Бәйрәм кичәсе Актанышбаш җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре концерты белән дәвам итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев