Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Пучыдагы Картлар һәм инвалидлар йорты һәрчак күз уңында

Пучы Картлар һәм инвалидлар йортында бүген 54 кеше тәрбияләнә, шуларның 52 се инвалид.

            Районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова "Без Пучыдагы картлар йортына быел 4 тапкыр бардык. Үзебезнең инвалидлар агитбригадасы белән концерт куйдык, сәхнә хезмәте күрсәттек. Икенче баруыбызда Сабантуй бәйрәме уздырдык",-диде инвалидлар оешмасының еллык эшчәнлеге белән таныштырганда. 
          Сабантуй бәйрәмен Картлар йортында тәрбияләнүчеләр көтеп ала. Чөнки программаны алдан ук уйлап, уеннарда һәркем катнашырлык итеп төзиләр. Сабан туен уздыру өчен Әгъбәс авылында яшәүче иганәче Назим Зөфәрит улы зур ярдәм күрсәткән. 
           Районның инвалидлар оешмасы Картлар йортында тәрбияләнүчеләргә даими ярдәм күрсәтеп тора. 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кул эшләре бәйгесе оештырганнар. Бәйгедә актив катнашканнарны бүләкләп күңелләрен күтәргәннәр. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X