Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БҮГЕН:Районыбыз башлыгы җирле үзидарә көне белән тәбрикләде

Җирле үзидарә көне һәр елның 21 апрелендә билгеләнә. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җирлегебезнең сәяси, икътисадый һәм социаль үсеше, имин яшәеше өчен тырыш хезмәт куйган райондашларыбызны бәйрәм белән котлады.

"Хөрмәтле депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт ветераннары һәм барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре!

Сезне ихластан дәүләт бәйрәме – Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм.

Җирле үзидарә органнары – кешеләргә иң якын хакимият. Гражданнар нәкъ менә җирле үзидарә органнары аша җирле әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашалар, үз территорияләренең мәнфәгатьләрен яклыйлар. Урыннарда проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәлелеге күбесенчә  җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте структуралары, сәяси партияләр, гражданнар берләшмәләре, җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр.

Сезгә нык сәламәтлек, авыр  һәм җаваплы халыкка намуслы хезмәт итү эшендә уңышлар телим."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан яңалыклары Җирле үзидарә