Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит”!

15 марттан 26 мартка кадәр россиякүләм “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә юнәлтү, интернет-сайтларны барлау, наркотик һәм психотроп матдәләр әзерләүчеләрне, тарату һәм куллануны пропагандалаучыларны ачыклау, наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләүдә квалификацияле ярдәм күрсәтү.

Мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә, наркотик матдәләрнең зыяны, наркотиклар белән бәйләнешле хокук тәртибе, закон бозган очракта җаваплылык турында ата-
аналар, яшүсмерләр һәм балалар арасында аңлату эшләре уздырыла. Транспорт чаралары белән идәрә итүчеләр, чит төбәкләрдән килеп, район үзәгендә һәм авылларда яшәүче гражданнар да тикшереләчәк.

Акциягә сез дә кушылыгыз, райондашлар! Битарафлык күрсәтмәгез, наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотиклар белән бәйле интернет-сайтлар турында хәбәр итегез! Хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә.

Республика Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч телефоны”: (8-8432)-91-20-02.

Актаныш районы буенча бүлек номеры: 3-04-02 яки 02.

Яшьләр, балигъ булмаганнар җыела торган урыннар акция барышында хезмәткәрләр тарафыннан махсус тикшереләчәк. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызга игътибарлырак булсагыз иде, үзегездән башка, аларны кичке, төнге урамга чыгарып җибәрмәгез! Җирлектә тәртипне бергәләп саклыйк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш