Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота.
Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында...