10 февраль 2020 яңалыклары
-
10 февраль 2020 - 19:02Китап дөньясында – чаралар циклыРайон үзәк китапханәсендә “Шушы җирдән, шушы туфрактан” исеме астында очрашулар сериясе башланып китте, бу чараның тәүгесе Лилия Гыйлем иҗатына багышланды.
-
10 февраль 2020 - 16:43“Чаңгы юлы-2020”“Россия чаңгы юлы-2020” Бөтенроссия чаңгы ярышы быел Актанышта ике көнгә дәвам итте. Бу катнашырга теләүчеләрнең күплеге белән аңлатыла. Ике көн буена “Бүләк” чаңгы аланы умарта күчен хәтерләтте.
-
10 февраль 2020 - 16:22Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен ведомстволарны активлашырга өндәдеИкътисадта моңа кадәр ирешелгән уңышлар — иркенәю өчен сәбәп түгел, диде ТР Президенты.
-
10 февраль 2020 - 16:09Бердәм булганда бар да булаАвыл җирлекләре белән рәттән, хуҗалыкларда да үткән елдагы эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурыч-максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышлары бара. “Нур” хуҗалыгы да үзенең уңышларын барлады, җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын эзләде.
-
10 февраль 2020 - 16:01Алга карап яшиләрИске Байсар авыл җирлеге шактый зурлардан санала. Иске Байсар, Яңа Байсар, Чиялек, Чишмәбаш авылларын берләштергән җирлектә бүгенге көндә 387 хуҗалыкта 828 кеше яши. 2019 елда 9 сабый туган, 19 кеше бакыйлыкка күчкән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров хисап җыелышы барышында бәян итте.
-
10 февраль 2020 - 15:07Быел бик бай чаралар көтелә2020 ел тарихи даталарга бай. ТАССРның –100, Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы. Моңа өстәп, Актанышка нигез салынуга – 310, район төзелүгә – 90 ел. Истәлекле шушы вакыйгалар уңаеннан үткәреләчәк чаралар 4 февраль көнне уздырылган брифингта да барланды. Сөйләшүнең барышын онлайн эфир аша авылларда җирлек башлыклары да тыңлады.
-
10 февраль 2020 - 14:56СУЫКСУДА ТЫНЫЧЛЫК УРНАШЫРМЫ?Берничә олы вә кечкенә авылны һәм ике милләтне берләштергән Татар Суыксуы җирлегендә соңгы арада җир, хуҗалык, нефтьчеләр белән бәйле ниндидер киеренкелек бара. Хәер, “соңгы арада” дип әйтү ялгыштыр. Шушы көннәрдә генә биредә узган халык җыеныннан соң әлеге кайнауның инде күптәннән барганына инандым. Ана кортын югалткан умарта күче белән бер ул.
-
10 февраль 2020 - 14:29“ Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һәнәрләр дә кирәк!”Районыбызның 6 нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләре бүген, 10 февраль көнне, теш табибы, шәфкать туташы, полиция хезмәткәре һөнәрләре белән таныштылар. Һөнәр ияләренең эшчәнлеге, аларның эш кораллары белән якыннан танышты балалар.
-
10 февраль 2020 - 14:0002 хәбәр итә!Агымдагы елның 19 нчы гыйнвареннән 1 нче февральгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 106 хәбәр теркәлгән. 3 атна дәвамында 6 җинаять эше, 16 административ эш кузгатылган.
-
10 февраль 2020 - 13:23Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгәнКөз көне үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең күпләп артуы көтелә, диде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.