Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Йөкле булуын беркем белмәгән

Яшь хатын 2021 елның көзендә игезәк бәбиләр тапкан.

Новосибирск өлкәсендәге Шагалово авылында бер хатын яңа туган игезәк балаларын урамга чыгарып ташлаган.

                                              Бала сөякләрен биредә яшәүче үсмер тапкан. Малай металлолом эзләгән чакта сөякләр күреп ала. Хәзер аларның анасын - 29 яшьлек хатынны тоткарлаганнар.

Бу хатын 2021 елның октябрендә игезәк балаларны өйдә табуын, сабыйларының үле булуын әйтә. Шуңа күрә хатын аларның мәетләрен урамга алып чыгып, күмеп куйган. 

                                              Күршеләре сүзләренчә, В. исемле хаты былтыр фельдшерлыкка укыган, тик медучилищены тәмамламаган. Ул ике улы белән яши, ире юк. Зур гәүдәле хатынның корсагы гел була, шуңа күрә аның йөкле булуын да беркем абайламый. Балалар сөяге табылгач кына искә төшерәләр - В. 2021 ел кышыннан көзгә кадәр беркайда да эшләми. Аңа әти-әнисе булыша, җәй көне ул өйдә яхшы ремонт ясый. Көз көне кисәк кенә Шагаловодан Коченевога китеп бара. 

                                              Балаларын урамга чыгарып аткан хатын сүзләренчә, ул үле балаларны өйдә тудыра. Өйдә кеше булмый, йөклелек турында да беркем белми.  Ул балаларын фатирдан алып чыга, өй янындагы ташландык сарай янында чирәм өстендә калдыра. 

                                              Сабыйларның анасын табу өчен тикшерүчеләр йөзләп кешене сораштыра, биредә яшәүче хатыннардан ДНК алалар. 

В. исемле хатын чыннан да үле балалар тудырганмы, әллә үтергәнме икәнен тикшерүчеләр ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш хәбәрләре Ил-көн хәбәрләре Дөнья