Актаныш

Нигә “гуляш”?

Нәрсә ул “гуляшлы пушка?”

                        Тәмле, итле бу ризык ник “гуляш” дип атала? Билгеле безнең сүз түгел. Татар ашы да түгел.  Киң кулланылса да, урыс халкының милли ашы да түгел. Ул безгә венгрлардан килгән.

Ул ике:  gulya - «көтүче» һәм hús «ит» сүзләреннән ясалган, “көтүче ите” дип тәрҗемә ителә.

Гуляш венгрлар белән чех халкының милли ашы.

Алар аны бозау, сыер итеннән, ысландырылган шпик, суган, борыч һәм бәрәңге кушып әзерли. Ул куе ашлар категориясенә карый.

Элек аны венгр көтүчеләре кырда учак ягып пешергән.

                     Ә инде XIX гасыр ахырында Дебреценнан Венага күчерелгән 39нчы венгр пехота полкы аны халыкара дәрәҗәгә күтәргән. Алман телендә кыр кухнясын шаяртып “гуляшлы пушка” дип атыйлар.

                 Чыганак: Өмет

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: