Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШТА - АВЫЛДАШЛАР ҖЫЕНЫ: Үткәннәрдән киләчәккә таба бергә атлый бүген Актаныш (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Якшәмбе кичендә актанышлылар район мәдәният йортына, моңа кадәр күрелмәгән милли чарага - авылдашлар җыенына җыйналды.

Авыллар тарихын барлауны, гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрне искә төшерүне, җирлек халкының бердәмлеген, дуслыгын күрсәтүне алмаксат итеп куйган "Үткәннәрдән  киләчәккә таба..." дип исемләнгән авылдашлар җыены Актаныш районының һәр җирлегендә киң масштабта үтте. Авыл халкы, туган-тумача, якташлар, кайткан кунаклар белән беррәттән бәйрәмне жюри әгъзаләре дә тамаша кылды. 28 апрель көнне исә авыл җыеннарына районкүләмендә йомгак ясалып, аның гала-концерты Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортында үтте. 

Бинаның фойе өлешендә урнаштырылган авыл капкалары, авылларның атаклы шәхесләре, җирлекләрнең барлыкка килү тарихын тасфирлаган фотокүргәзмәләр, карталар белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендәге тулы бер команда танышты. Гармунчыларның гармунда уйнаулары, шаян сүзле сәламләү мизгелләре, үз җирлек халкының осталыкларын күрсәткән күргәзмәләр - болар барысы да күз явын алырлык матур, зәвыклы, шул ук вакытта гади, авылча ихлас та иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев