Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Актанышта авылдашлар җыенына йомгак ясалды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һәр җирлектә оештырылган җыеннарның иң яхшы дип табылган чыгышларын берләштергән бәйрәм концерты, чын мәгънәсендә, мәдәни табышка әверелгән иде. Авылларда яшәүче асылташларның үзәк сәхнәдә "җемелдәве" тамашачыны таң калдырды.

"Үткәннәрдән киләчәккә таба..." дип исемләнгән авылдашлар  җыенының гала-концерты Актаныш районы мәдәният йортында оештырылып, ул үзенә бик күп үзешчән коллективларны, җырчыларны, биючеләрне туплауга иреште. Һәр җирлектә оештырылган җыеннарның иң яхшы дип табылган чыгышларын берләштергән бәйрәм концерты, чын мәгънәсендә, мәдәни табышка әверелгән иде. Авылларда яшәүче асылташларның үзәк сәхнәдә "җемелдәве" тамашачыны таң калдырды. Шунысы игътибарга лаек, бу кичтә җирлек башлыклары үзләре дә сәхнәгә үзешчәннәр сафында күтәрелде - алар гармун да уйнады, җырлар да башкарды, күмәк биюләрдә дә "ут уйнатып" биеде.
 
Гомумән, "Үткәннәрдән киләчәккә таба..." барлык авыл халкын сәхнәгә алып менгән: сәхнә ветераннары, авылларның киләчәк өмете булган балалар, кыз-киленнәр, ул-кияүләр, гаилә ансамбльләре районкүләм бәйге-тамашаны чын милли бәйрәмгә әверелдерде. Авыл җыеннарының март-апрель айларында җирлекләрдә үткән өлешендә 700дән артык үзешчән 400гә якын концерт номеры күрсәтсә, 28 апрель көнне 50гә якын номер үзәк сәхнәдән тамашачы хозурына тәкъдим ителде. 

Гала-концерт ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга акчалата премияләр һәм мактау кәгазьләре  тапшырылды. Үзешчәннәрне район җитәкчелеге тәбрик итте. Сүз уңаеннан, "Үткәннәрдән киләчәккә таба..." дигән исем алган авылдашлар җыены быел Актаныш районы кабул итеп алачак Ык буе авыллары Сабантуеның нигезенә салыначак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев