Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИҢ-ИҢНӘР АЧЫКЛАНДЫ:Актанышта дәүләт театры һичшиксез булырга тиеш!

Биредә хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Сәнгатьнең әлеге төре милләтара татулыкны халкыбызның рухын ныгыта, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уята. Шуңа күрә дә районыбызда театр дөньясын яратучы, аны үз итүче кешеләр яши . Актаныш районындагы оешма һәм предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының матур, гүзәл театр язына әверелгән театр айлыгына йомгак булды. Ул Гран-прига лаек дип табылган Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның “Хушлашырга ашыкма” лирик комедиясе белән тәмамланды.

 Театр айлыгын быел илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы, Татарстанда “Цифрлаштыру” елы, Ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлануы турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге чара кысаларында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә берсеннән-берсе төрле эчтәлекле спектакльләр куелды. Алар белән без сезне һәрдаим таныштырып килдек, фоторепортажлар, видеомизгелләр тәкъдим иттек.

Бәйгеләрнең шарты шундый: аның җиңүчеләре дә булырга тиеш. Һәм, ниһаять, 29 апрель көнне район мәдәният йортында фестивальнең нәтиҗәләрен игълан итү һәм иң-иңнәргә лаеклы бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Иң тәүдә сәхнәбез түренә районның социаль һәм агарту бүлеге начальнигы Назил Латыйпов күтәрелде. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы якташларыбызга Мактау грамоталары тапшырды. 

Алга таба сүз район башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыевага бирелде. Ул үзенең чыгышында мондый мәдәни чараларның, бәйгеләрнең кирәклеген ассызыклады, театрның, мәдәният сулышының, спектакльләр куелганда коллективлар күмәк көч-куәт белән тагы да ныграк берләшүен билгеләп үтте, үзешчән артистларның һәммәсенә дә иң җылы рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләүгә күчте.

Алга таба иң-иңнәрне ачыклау өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сүз алды:

Район оешма-предприятияләре арасында барган театр айлыгына нәтиҗә ясадык бүген. Барлыгы 16 театр коллективы, 250 дән артык үзешчән артистлар сәхнә тотты. Зур хезмәт куелган! Актаныш җирлеге Дәүләт театры статусына лаек икәнен янә бер кат раслады. Чөнки мондый талант ияләре, мәдәни чаралар Актаныштан кала башка бер җирдә дә үтмидер. Сәнгатькә, мәдәнияткә тугры халкы белән данлы ул Актаныш! Барлык оештыручыларга, катнашучыларга, үзешчәннәребезгә ихластан рәхмәт!

Балалар бакчалары арасында:

 

1 урын –“Әтәчкәй” б.б Т. Гыйззәт “Кыю кызлар” комедия;

 

2 урын –“Алтынчәч” б.б  Ф.Бүләков “Эх, күгәрченкәйләрем”;

 

2 урын –“Умырзая” б.б Р.Хөсәенова “Табылдык”;

 

2 урын – Яңа Әлем балалар б.б Н.Гаетбай “ Авылга кызлар килде яки моңнар кайтсын авылга”;

 

2 урын–“Каенкай” Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”;

 

3  урын –“Ромашка” б.б З.Зәйниев “41 нен арбалы хатыннары” драма;

 

3  урын –”Кояшкай” б.б. Т.Миннуллин “Алты кызга бер кияү” лирик комедия;

 

3  урын ¬–“Тылсым ” б.б А. Әхмәтгалиева “Җаным җәл түгел сиңа”.

Мәктәпләр арасында :

Гран-при:

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Л.Әминова “Хушлашырга ашыкма” лирик комедия, 2 пәрдәдә куелган.

1 урын -Техникум Аманулла “Әлепле әртисләре”;

1 урын –Актаныш 2нче урта мәктәбе, А.Әхмәтгалиева “Баш куям тезләреңә”;

2 урын –Актаныш 1нче урта мәктәбе,  М.Әмир “Гөлшаян”;

3 урын–Балалар иҗат үзәге, Гөлинә Газимҗанова “ Юри – Мари катыш”.... әкияте белән.

Оешма- предприятиеләр арасында:

1 урын–Үзәк хастаханә Т. Миңнуллин “Гөргери кияүләре”;

2 урын –Башкарма комитетның  Г.Камал “Беренче театр”;

3 урын – Үзәк китапханә тарафыннан Г.Камал “Беренче театр”.

 

Иманыбыз камил, якташларын яңадан-яңа матур тамашалары белән сөендергән театр коллективларыбыз барында театр айлыгы–театр язларын үткәрү дә алга таба да дәвам итәчәк дәвам итәчәк, бәйгенең гомере дәвемли булачак. Ә Актанышыбызда–Дәүләт театры балкыячак икәненә шик юк, иптәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Сәнгать Театр айлыгы Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Юлай Низаев Театр язы