Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов «Нәмәкәй» КВН командасын котлады (фото һәм видео)

Актанышның “Нәмәкәй” командасы “Әйдә, шаяРТ” татар КВН лигасында II урын яулап барыбызны да сөендерде. Алар өчен зур горурлык хисләре кичердек. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов квнчы яшьләребез белән очрашты.

        - Сезнең чыгышыгыз мактауга лаек. Яшь кенә команда булуга карамастан үзегезнең юморыгызны тамашачыга аңлата алдыгыз, ышандырдыгыз, тамашачының күңелен яуладыгыз. Сезнең 2нче урын безнең өчен 1 нче урын ул. Киләчәктә алдыгызга зур максатлар куеп шуңа ирешегез. Максатыгыз хыял, фантазия гына булып калмасын. Кешеләр белән эшләгәндә гади булудан курыкмагыз, үзегез булып калыгыз,- дигән теләкләрен әйтте. 

 

       

Ленар Рафак улы "Нәмәкәй" КВН командасы әгъзалары Данияр Шәйхразыев

, гитарачы Ильмир Заһертдинов

, кашсыз малай- Илгизәр Хәкимов

, "Яшьлек" директоры Денис Могътазиров

, Ленара Гаянова

, Рузилә Госсамованы

тәбрикләп үзенең рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды. Командага һәрвакыт рухи теләктәшлектәге Алмаз Нурлыев киләчәктә дә район җитәкчелегенең яшьләргә ярдәм итеп торуын теләде. 

               "Нәмәкәй" КВН командасы энтузиазмда барлыкка килгән берлек, команда капитаны Данияр Шәйхразыев узган ел “Әйдә, ШаяРТ” дип аталган шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының Башкортстанда узуын белеп ала һәм дуслары белән уеннарда катнашып 1нче урынга ирешәләр. Алдагы этапларны уңышлы үтә-үтә финалга килеп җитәләр.

Соңгы уеннарда аларга кызлар да ярдәмгә килә. Бергәләп әзерләнәләр, мәзәкләр уйлап табалар, командада эшләргә өйрәнәләр.  

           Бүгенге тантанада егетләр-кызлар үзләренең иҗатларына битараф булмаган өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен әйттеләр. Киләсе уеннарда чемпион калырга вәгъдә бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев