Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды

Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.

         

         Укучылары 650дән артып киткән белем учагының чыгарылыш укучылары белән саубуллашу кичәсенә укучылар, укытучылар гына түгел, балаларның әти-әниләре, дәү әти-дәү әниләре, ветеран педагоглар да килгән иде.

         Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов та соңгы кыңгырау бәйрәменең кадерле кунагы булды. 

        Актанышның беренче санлы мәктәбенең унберенче сыйныфын быел 25 укучы тәмамлый. Алда- бердәм дәүләт имтиханнары. 11 ел дәвамында кадерле остазлары, тәрбиячеләре белән бергәләп туплаган белемнәре сыналганда, педагогик коллективның да абруе билгеләнә. Әмма быелгы унберенчеләр сыната торганнардан түгел.

25 бөртекнең һәрберсе райондашларга яхшы таныш. Фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә, районкүләм чараларда актив катнашып туган районыбызның данын күп тапкырлар яклады алар.

Мәктәп директоры Резеда Маликова укучыларга, коллегаларына, ата-аналарга мәктәпнең уку елындагы уңышларын барлап рәхмәт белдерде. Алдынгы укучыларга- олимпиада, спорт, сәнгать, балалар хәрәкәтендә актив катнашканнарга мактау кәгазе һәм сертификат тапшырды.

Мәктәпкүләм "Ел укучысы-2022" исеменә XI сыйныф укучысы Данияр Шәйхразыев лаек булды.

Реклама

Ә "Иң яхшы сыйныф" булып IX А сыйныфы танылды. 

           Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов чыгарылыш сыйныфы укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. 

 

- Бүген шатлыклы да, ямансу да бәйрәм! Шатлыклы- күз алдында үсеп җиткән укучыларны олы юлга озатабыз, ә алардан аерылу ямансу. Актанышның беренче санлы мәктәбе- һәрвакыттагыча беренче. Районыбыз укучыларына төпле белем бирә торган уку йорты. Укытучылар коллективына зур рәхмәт, бирегә төпле, үз фәннәренә гашыйк кадрлар җыелган. Җитәкчеләр командасы формалашып килә. Киләчәктә бергәләп зур уңышларга ирешерсез дип уйлыйм. Узган ел мәктәп бинасын беркадәр төзекләндергән идек. Әмма бу бина заман таләпләренә җавап бирми. Яңа уку елына әзерлек йөзеннән без мәктәптә янә төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәбез.

       Чыгарылыш сыйныфы укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим. Балалар, үзегез теләгән уку йортларына кереп, яраткан һөнәрегезне сайларсыз дип ышанам. Бүген мөмкинлекләр бик зур, сезгә Казанда гына түгел, Мәскәү, Санкт Петербургтагы уку йортларының ишекләре ачык,- диде үзенең чыгышында Энгель Нәвап улы. 

 

                Унберенчеләр Соңгы кыңгырау бәйрәмендә шигырьләр, җырлар башкардылар, яшьлек дәрте, саф хисләр бөркелеп торган биюләрен бүләк иттеләр.

Бүген унбер ел дәвамында яклап, кайгыртып торган остазларына рәхмәтләрен алар чәчәк гөлләмәләре бүләк итеп белдерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Ләйсән Газизова Актаныш-информ Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" Соңгы кыңгырау-2022 Ел укучысы-2022 Актанышның беренче санлы мәктәбе Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион

2
X