Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда укытучыларның август киңәшмәсе башланды

Быелгы район укытучыларының август киңәшмәсенең пленар утырышы «Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр» темасы астында уза.

                   Август киңәшмәсендә районыбызның авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, мәгариф хезмәткәрләре, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре чакырулы иде.

                Киңәшмә эшендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, "Менедждмент академиясе" проректоры Фәйрүзә Мостафина катнаша. Киңәшмә эшенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислек итә.

              Киңәшмә башланыр алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова мәдәният сарае фойесына куелган стенд-күрсәтмәлекләр аша 2021-2022 нче уку елындагы уңышлар белән таныштырды. 

Укытучыларның август киңәшмәсеннән фоторепортажны безнең сылтама аша кереп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев