Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Август киңәшмәсе- 2022: «Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр»

Район укытучыларының август киңәшмәсе эшендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, «Менедждмент академиясе» проректоры Фәйрүзә Мостафина катнашты. Киңәшмә эшенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислек итте.

           Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова «Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр», 7 нче балалар бакчасы мөдире Әлфирә Харисова "Сабыйкилс" мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү проекты", сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Регина Фәрдиева “Ата-аналар белән эш оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле”

,   Советлар Союзы Герое  Хәсән Заманов исемендәге кадет –интернат мәктәбе директоры Илсур Ялалов "Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе эшчәнлеге" темасына доклад белән чыгыш ясады.

"Менеджмент академиясе" проректоры Фәйрүзә Мостафина

, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров Актаныш укытучыларын яңа уку елы белән тәбрикләде һәм педагоика, психология, тәрбия юнәлешендә үз фикерләре белән уртаклаштылар.

          Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов аеруча зур казанышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә хөкүмәтебез бүләкләрен тапшырды, яңа уку елында уңышлар теләде. 

           Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән  2 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы җитәкчесе 
Марданова Ләйсән Равис кызы бүләкләнде. 

             Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызына Татарстан Республикасы Атказанган укытучысы исеме бирелде. 

                Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  рәхмәт хаты белән 
сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы хөрмәтләнде.

               “Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен”
күкрәк билгесенә Исрафилова Әлфия Рафаел кызы

,  Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Хөсәенова Розалия Ринат кызы  – аерым  фәннәрне  тирәнтен  үзләштерүле  2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы; Ялалов Илсур Индус улы - Советлар Союзы Герое  Хәсән Заманов исемендәге кадет –интернат мәктәбе директоры

; Шакирова Раниза Митҗан кызы – мәгариф идарәсе җитәкчесе лаек булды.

              Районыбызның мактаулы мәгариф хезмәткәрләренә яшь педагогларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүдәге казанышлары өчен  “Мактаулы остаз” күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Мактау грамоталары, Муниципаль Район Башлыгыны Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
             Актанышыбыз гомер-гомергә республикабызда рухи байлык, рухи тәрбия ягыннан да алдынгы районнарның берсе булган. Районыбызның мөхтәрәм кешесе, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасына тирән эз салган Шакиров Әхсән Шакирович исемендәге премия булдырылган иде.

Әлеге премия нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән, белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкән укытучы һәм тәрбиячеләргә тапшырыла. Быел әлеге премиягә биш мөгаллим лаек булды.  

Укытучыларның август киңәшмәсеннән фоторепортажны безнең сылтама аша кереп карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев