Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ХОКУК САГЫНДА:Тәртипле булып үссен балалар!

Бүген, Актаныш 1 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә, яшүсмерләр арасында төркемле җинаятьчелекне кисәтү, аларны деструктив эшчәнлеккә тарту, яшүсмерләр арасында экстремистик идеология үтеп керүне булдырмау максатыннан, район эчке эшләр бүлеге, район прокуратурасы, балигъ булмаганнар эшләре комитеты, Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашында укучылар белән очрашу узды.

 Укучыларга деструктив, шул исәптән экстремистлык эшчәнлеген булдырмау, шулай ук законсыз массакүләм акцияләрдә катнашкан өчен нинди җаваплылык каралуы турында сөйләделәр.

 

Очрашу барышында укучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр һәм Интернет ярдәмендә экстремистлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга ачыктан-ачык өндәмәләр өчен җаваплылык турында искә төшерделәр.

 

Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Профилактика Татарстан яңалыклары Җәмгыять Актаныш хәбәрләре