Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучыларның август киңәшмәсеннән: Яңа уку елы яңалыкларга бай булачак

Менә-менә башланып китәчәк яңа уку елында белем бирү оешмаларына игътибар тагын да артачак. Беренчедән, Россия президенты Указы нигезендә 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Икенчедән, 1 сентябрьдән башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт стандартлары үз көченә керәчәк.

          Хәзер мәктәпнең беренче бурычы — тиз искерергә мөмкин булган мәгълүмат түгел, ә универсаль күнекмәләр бирү. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә беренче булып сүз алган район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова сөйләде. Раниза Митьян кызы "Бердәм белем бирү киңлеге: укыту сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр" темасы астында чыгыш ясый.

          Аерым  предметлар буенча да яңалыклар кертелә. Мәсәлән, чит телне өйрәнүнең һәр дәрәҗәсе өчен укучының бу этапта күпме сүз белергә тиешлеге ачыкланган. Әдәбият курсында һәр сыйныфта укучы яттан белергә тиешле текстлар исемлеге бар. Төгәл һәм табигый фәннәр  курслары буенча база һәм тирәнтен өйрәнү дәрәҗәләре өчен аерым нәтиҗәләр барлыкка килгән.

Технология дәресләрендә укучылар робот техникасы һәм программалаштыру нигезләрен, җайланмаларны интернет-вируслардан сакларга өйрәнәчәкләр, мультимедиа һәм график редакторлар белән эшләячәкләр. Ә тормыш иминлеге нигезләре курсын терроризм, кибербуллинг һәм Интернетта мошенниклык темалары тулыландырачак.

Укытучыларның август киңәшмәсеннән фоторепортажны безнең сылтама аша кереп карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев