Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Актанышның “зөбәрҗәт” юбилярлары

Районда аларны белмәгән кеше юктыр: үзара гел ихтирам итешеп яшәгән бу сөйкемле парны бүгенге көндә авылдашлары бик хөрмәт итә, якыннары ярата, балалары олылый.

Дүшәмбе көнне ил халкы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм чагыштырмача яшь булса да,  ул халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә. Ә яшь буын үрнәк алырлык гаиләләр безгә бик кирәк!


Актанышта үткән бәйрәм чарасы кысаларында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче райондашларыбыз -  Роза Әслах һәм Георгий Яков улы Сергеевлар хөрмәтләнде. Роза ханым белән Георгий әфәндене зөбәрҗәт туйлары уңаеннан район  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. 


Гомерләрен балаларны аң-белемле итүгә багышлаган әлеге мөхтәрәм затлар пар балдаклар фонтаны янында үзләренең яшьлек елларын хәтердә яңартып, яшь буынга озын гомерле гаилә серләрен ачтылар. Шөкер, Сергеевларның бүгенге тормышлары да түгәрәк : 55 ел элек кабызган гаилә учагының җылысында туган  балалары, оныкларына сөенеп яшиләр. Районда аларны белмәгән кеше юктыр: үзара гел ихтирам итешеп яшәгән бу сөйкемле парны бүгенге көндә авылдашлары бик хөрмәт итә, якыннары ярата, балалары олылый.

Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 50-60 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев