Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛ: Актанышның бәхетле гаиләсенә ана капиталы сертификаты тантаналы шартларда тапшырылды

Шушы вакыт аралыгында ана капиталы сертификатына Актаныш районында  2 102 гаилә лаек булган. Быел аның күләме – 453 000 сум. 

 Традиция буенча, 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Актаныш  районының  ЗАГС  бүлеге, “Ныклы гаилә”  федераль проекты кысаларында, зур бәйрәм чарасы оештырды.  

Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту – Актаныш районының иң мөһим бурычларының берсе булып тора. Безнең максат: демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп, районда туучылар санын арттыру. 

Уңай демографик үсешкә стимул буларак, бүгенге көндә федераль һәм республика дәрәҗәсендә  төрле программалар эшләп килә.  2018 елда гына да, Татарстан Президенты карары белән,  авылда яшәүче гаиләләргә яңа социаль ярдәм төре кертелде. Авыл җирендә кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга, 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан оч¬ракта, 50 мең сум дәүләт яр¬дәме бирелә. 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум пособие каралган. Бу акчалар бары бер генә тапкыр бирелә. 2018 елның беренче гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр аралыкта Актаныш районында әлеге ярдәмнән 106 хатын-кыз файдаланган. Аларның 85е  беренче тапкыр әни булса, 21е – өченче тапкыр бу бәхетне татыган. 

Реклама

Россия күләмендә исә 12 ел инде  гаиләләргә,  дәүләт ярдәме буларак,  ана капиталы юнәлдерелә. Һәм бу, һичшиксез, сизелерлек ярдәм. Шушы вакыт аралыгында ана капиталы сертификатына Актаныш районында  2 102 гаилә лаек булган. Быел аның күләме – 453 000 сум. 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә исә ана капиталы сертификаты Светлана Галиәхмәтова һәм Илвир Федоров гаиләсенә тантаналы төстә тапшырылды. Бәхетле гаилә әлеге бүләкне Актаныш районының пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Булат Басыйровның кулыннан кабул итеп алды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев