Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген сөйгәнегез ихатасына утлы күмер ташлагыз!

Ләкин янгын чыкмавын контрольгә алып, күзәтегез. Ни өченме? 25 апрельгә карата сынамышлар шулай куша. Укыгыз, белерсез.

Бүген мичтән утлы күмер алып, сөйгән кешегезнең ихатасына ташласагыз, ул сезне утлы күмердәй кайнар сөю белән яратачак икән. Мәхәббәтен кайтарасы килгәннәргә дә моны эшләргә киңәш итәләр.

25 апрельгә карата тагын күп кызыклы сынамышлар бар.

Бүген кое суы алып, кояшта җылытырга куегыз. Бу су белән юынган кешедән чир-сырхау китә, дип ышанганнар.

Бүген өйдә глобаль җыештыру оештырмагыз. Кирәкмәгән әйберләр белән бергә өйдән бәхет тә чыгып китәргә мөмкин икән.

Бүген юылганнан соң бер тапкыр да киелмәгән кием кию хәерле. Юылмаган кием чир-сырхауларны җибәрми торырга мөмкин, ди.

Планнарыгыз хакында кешегә сөйләмәгез! Югыйсә, алар чынга ашмаячак.

Иртән урын-җирне җыештырмый калдырмагыз. Ирегез хыянәт итәргә мөмкин.

Бүген бурычка сорамагыз! Кайтару авыр булачак.

Яңа кешеләр белән бүген танышмавыгыз хәерле. Ул алдарга мөмкин икән.

Кеше тастымалына сөртенмәгез. Аның сырхаулары күчәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Бу кызыклы Дөнья Сынамыш Сынамышлар