Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген йокы бүлмәсендә кулчатыр киптермәгез, кич пычак белән икмәк кисмәгез!

Аерылышасыгыз, талашасагыз килмәсә әлеге юрауларны истә тотыгыз. Бүгенге көн сынамышлары тагын ниләр эшләргә куша, беләсегез киләме?

Бүген табын артында гаилә әгъзаларыннан тоз савыты алып бирүне сорамагыз, торып булса да, үзегез алыгыз. Бу туганнар белән сүзгә килешүне кисәтү өчен кирәк.

Кеше йортларының тәрәзәләренә бүген күз салмавыгыз хәерле. Югыйсә, ниндидер күңелсезлек килеп чыгарга, үзегез яисә якыннарыгыз авырып китәргә мөмкин икән.

Кич берүзегез генә өйдә утырмагыз!

Бүген кычкырып көлү, тавышлану да тыела икән. Өй иясен ачуландыруыгыз мөмкин.

Яңгыр астында йөреп кергәннән соң кулчатырны йокы бүлмәсенә киптерергә куйган булсагыз, тиз арада аннан алыгыз! Сөйгәнегез белән каты талашырга мөмкинсез.

Кичтән пычак белән икмәк кисәргә дә ярамый икән. Бик кирәк булса, кул белән сындырып алыгыз яисә көндез җитәрлек кисеп куегыз. Юкса, хәерчелек килергә, ызгыш-талаш булырга мөмкин, имеш.

Бүген хәерле саналган эшләр — өйне җыештыру, чистарту, балалар белән аралашу, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Киңәш Киңәш итеп Яңалыклар Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Дөнья Әллә ниләр бар