Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФАРЫЗ ГАМӘЛ: Такталачык авыл җирлегендә ике гаилә тарафыннан ифтар мәҗлесе оештырылды (+ФОТОЛАР)

Дин кардәшләребез ел буе көтеп алган Изге  Рамазан аеның өченче  көнен  тәмамладык. 

Районда матур башлангыч булып киткән ифтар мәҗлесләренең берсе бүген Такталачык авыл  җирлегендә оештырылып, ул биредә яшәүче дистәләгән мөэмин-мөселманны үзенә җыйды. 


 Җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов һәм “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов гаиләләре тарафыннан үткәрелгән мәҗлес бүгенге Җиңү бәйрәменең күркәм дәвамы булды - озын көн буена ураза тотучыларның рәхмәтләре белән сугарылган иде ул.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасына тәгаенләнгән ифтар, ураза шарты буенча,  ахшам намазына азан әйтелеп башланып китте.  Авыз ачкач һәм намаз укылгач, мөселманнар мул табын артына үтте. 

Өстәлләрдәге  нигъмәтләр белән сыйлангач, җирлекнең  имамы  Шәфигулла  хәзрәт Хәбибуллин әлеге мәҗлесне үткәрүчеләргә рәхмәтен белдерде, Коръән-Кәримнән аятьләр укыды.

Ифтар мәҗлесен оештыручыларның берсе Илһам Шәмсунов : “ Мөмкинлегебез булганда, хәлебездән килгәндә мондый мәҗлесләрне  үткәрү  мөселманнар өчен фарыз гамәл. Бу бит бик саваплы эш. Аллаһ Тәгалә кабуллардан кылсын,”, - дип билгеләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев