Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илеш районының Кадер авылында Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүче тотылган

Кичә Илеш районының Кадер авылында Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүләре турында язган идек.

Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ветеранны үтерүдә элегрәк хөкем ителгән 63 яшьлек авылдашы шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, бу иртәне ул 95 яшьлек күршесенә керә һәм бурычка акча сорый башлый. Баш тарткач, бу бәндә ветеранга пычак белән ташлана, күпсанлы җәрәхәтләрдән тегесе шул урында үлә. Аннан соң җинаятьче ветеранның йортын тенти, тапкан акчаларны урлый һәм чыгып кача.

Хәзерге вакытта шикләнелүче кулга алынган, аның белән Башкортстан буенча Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли. Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүне тикшерү элеккечә үк ведомствоның үзәк аппараты контролендә тора.
 
Соңгы җиде елда ветеран ялгызы яшәгән булган. Аның яхшы гына пенсия алуын һәм акчасын өйдә тотуын күпләр белгән. Әлеге кеше аңардан 8 мең сум бурычка сораган булган...
 
Үтерүчегә 15 ел төрмә яный. Мәкерле планнары булу ачыкланса, гомерлеккә ябып куюлары ихтимал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев