Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хуш ис таралыр чаклар...

Май аена сынамышлар белән таныштырып үтәбез. Тикшереп карыйк, хактан да шулаймы?

* Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр, һәм киресенчә.
* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә. 
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. 
* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр. 
* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. 
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка. 
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. 
* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр. 
* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. 
* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. 
* Майда боз яуса, җәен дә явачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Дөнья Сынамышлар