Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Очты очты, кияүләр очты...

Бәхетле кияүне күккә чөйгәннәр, ә тотарга онытканнар

                                                     Румыниядә яшәүче Ливиу Филимон үзенең туенда күңел ачкан.  Бер арада дуслары аны күккә чөяргә булуына да ул шатланып ризалашкан. Гадәттә туйда мондый күренешләр булгалый. Тик менә гадәттә чөйгән кешене тотарга да әзер торалар. Бәхетсез Ливиу исә мизгел эчендә идәнгә барып төшкән. Монысы бер бәла. Аннан соң кунаклар “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче тыныч кына яткырып торасы урынга, кияүне торгызып, утыргычка утыртканнар.

                                                     Нәтиҗәдә медиклар ир-егетнең умыртка сөяге җитди җәрәхәтләнүен ачыклаган. Ул уң аягын бөтенләй сизмәгән, сулын да чак-чак селкетә алган. Бәхеткә каршы, иртәнгә Ливиуның хәле яхшырган. Шулай да ул адвокат белән бәйләнешкә кереп куйган. Дөрес, кемне дә булса судка бирергәме-юкмы икәнен уйлый ди әлегә.

                                                     Ә иң кызыгы, кияүне “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китсә дә, туй дәвам иткән. Ике яктан да яшьләрнең әти-әнисе кунакларның күңелен күргән. Акча түләнгән, тамада ялланган дигәннәрдер инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Республикасы Ил-көн хәбәрләре Дөнья Хәл