Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯЗМЫШНЫҢ БЕР СЫНАВЫ: Райондашыбыз Тәнзилә Газизованың китабы әфганчыларга тәкъдир ителде (+ЧАРАДАН БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Китапта – яралы язмышлар, анда – авыл балаларының сугыш белән күзгә-күз очрашу кичерешләре, анда – тулы бер буын күз яше...

Иске Богады авыл җирлегендәге патриотик рухтагы  очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Җирлек үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән чарада ветеран укытучы Тәнзилә Мәкәрим кызы Газизованың “Язмышның бер сынавы” дип исемләнгән китабы тәкъдир ителде. 


Иске Богады авыл җирлегендә туып-үскән, хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән егетләр турындагы язмаларны үз эченә алган китап беркемне дә битараф калдыра алмый,китапта – яралы язмышлар, анда – авыл балаларының сугыш белән күзгә-күз очрашу кичерешләре, анда – тулы бер буын күз яше...


Чарада район җитәкчелеге, әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин, аның вәкилләре,  мәктәп коллективы, авыл халкы катнашты. Китап авторы  Тәнзилә Мәкәрим кызына авылдашлары исемен мәңгеләштергән иҗаты өчен Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.  


Шунысы  куанычлы, утны  - суны бергә кичкән  әфганчыларның дуслыгы елдан-ел ныгып бара. Вакытның үз хәтере бар - тарих. Шуңа күрә дөнья беркайчан да төрле чорда планетаны тетрәндергән, шул исәптән элек цивилизацияләрне ташлап киткән, кеше иҗат иткән бөек кыйммәтләрне җимергән, миллионлаган тормышларын кичергән рәхимсез сугышлар турында онытмый. Әфган сугышы, илебез, армия һәм хокук саклау органнары Әфганстан халкына һәм Хөкүмәтенә демократик реформалар үткәрүдә күрсәткән кардәшлек ярдәме белән бәйле вакыйгалар алга таба тарихка кереп бара. 15 февраль - үзенчәлекле көн, бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Быел исә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Бу уңайдан Актаныш районында да очрашулар дәвам итәчәк...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев