Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Республикада

Бүген бездә Украина БПЛАсын бәреп төшергәннәр

Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы өстендә дошманның пилотсыз очу аппараты юк ителгән. Гомумән, узган төн эчендә Россия төбәкләре өстендә 276 украин БПЛАсы бәреп төшерелгән.

Оборона министрлыгы мәгълүматы:

«Узган төн эчендә Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Түбән Новгород, Орел, Пенза, Ростов, Тула, Ульяновск, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым, Татарстан, Удмуртия республикалары, Краснодар крае, шулай ук Кара һәм Азов диңгезләре акваториясе өстендә самолет тибындагы 276 украин пилотсыз очу аппараты тоткарланып, юк ителде», – диелә ведомство хәбәрендә.

Искәртеп үтик, 23 июль төнендә дә Татарстан территориясе өстендә дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән иде, ул вакытта ил күге өстендә барлыгы 223 пилотсыз аппарат юк ителгән.

Татарстанда 27 июльдәге хәл:

4.48 — Татарстанда пилотсыз куркыныч режимы кертелә.

5.17 — республикада ракета куркынычы игълан ителә.

Казанда сиреналар һәм һава куркынычы турында хәбәрләр яңгырый.

5.42 — РСЧС гражданнарны Татарстанның 10 шәһәренә БПЛА һөҗүме куркынычы турында кисәтә.

6.36 — Казан һәм Зеленодольск өчен БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарыла.

7.23 — Татарстанда ракета куркынычы режимы гамәлдән чыгарыла.

7.59 — РСЧС Татарстанның 8 шәһәре (шул исәптән Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама) өчен БПЛА һөҗүме куркынычының гамәлдән чыгарылуы турында хәбәр итә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев