Гаилә мәктәбе рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районыбызның 100 нче баласы: Бүген ЗАГС бүлегендә Маннановларга улларының туу турындагы таныклыгын тапшырдылар
Алтын көзнең иң матур һәм иң ямьле көнендә Маннановлар гаиләсе көтеп алган уллары белән ишәйде. Әтисе белән әнисенең олы куанычлары район ЗАГС бүлегендә 2023 елда туган 100нче бала булып теркәлде.
-
Татарстан Рәисенең кабул итүендә катнашкан Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар: Без- бик бәхетле гаилә!
Бикчәнтәй авылында яшәүче Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның тантаналы кабул итүендә хөрмәтләнеп кайттылар. Әлеге үрнәк гаиләнең республикабызның 500 иң яхшы гаиләсе арасына керүе зур горурлык. Казандагы мәртәбәле мәҗлестән кайтканнан соң Гатиннар янына без «Актаныш-информ» журналистлары да барып килдек.
-
Иске Бикчәнтәйдән Гатиннар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның кабул итүендә катнаша
Бүген Иске Бикчәнтәй авылында яшәүче Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар районыбызның үрнәк гаиләсе буларак Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның тантаналы кабул итүендә катнашты.
-
Гаиләм — җылы учагым: Якты хискә гомер буе тугры калып
Тирә-ягыбыздагы тырыш, уңган һәм матур итеп дөнья көткән үрнәк гаиләләр бик күп безнең Актаныш төбәгендә.
-
Куян авылында яшәүче Фирдәвис һәм Наилә Әхмәтовлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде
Бүген районыбызда зур бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантана уза. Актанышның «Пар балдаклар» аллеясы районыбызның иң күренекле, хөрмәтле парлары, аларның балалары, онык-оныкчыкларының шат авазыннан гөрләп тора.
-
7 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәменә рәхим итегез!
Бу истәлекле көн илебездә 2008 елның 8 июленнән билгеләп үтелә башлады.
-
Районыбызның 50 нче баласына тантаналы төстә таныклык тапшырдылар
Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә быелның шушы вакытына кадәр яңа туган 46 бала теркәлгән иде. Бүген бу сан түгәрәкләнеп 50гә әйләнде.
-
Психолог Фәһимә Шәйгәрданова: Гаилә корганда белемегез, социаль статусыгыз тәңгәл килгән кешене сайлагыз
Унөченче ел рәттән оештырылучы Гаилә мәктәбе дәресләрен районыбыз укучылары көтеп ала. Мәктәп диварлары арасында узучы гадәти дәрес кенә түгел бу.
-
Табибә Анжелика Хөсәенова: Дуслык, мәхәббәт хисләре-табигый, әмма чикләрне белегез
Гаилә кыйммәтләре чын-чынлап кыйммәтләнә барган заманда яшибез. Сәламәт мөнәсәбәтләргә корылган матур гаиләләр- дәүләтебезнең олы байлыгы. Шулай булмаса, гаиләләрне саклау, күпбалалы гаиләләргә игътибар, аларга, яшь әниләргә акчалата, социаль ярдәмнәр күрсәтелер идеме? Гаилә мәктәбенең даими спикеры, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, табиб-гинеколог Анжелика Хөсәенова бүген ЗАГС бүлеге уздырган Гаилә мәктәбе дәресенә килгән 9-10 сыйныф укучыларына «Сез- чыннан да кадерле балалар!» дип мөрәҗәгать итте. Чөнки әлеге яшьләр Россия президенты В. В. Путин тәкъдиме белән «Ана капиталы» бирелә башлаган буын вәкилләре.
-
Бүген район ЗАГС бүлегендә Гаилә мәктәбе дәресләре узды
2012 елдан башлап үткәрелүче Гаилә мәктәбенең бүгенге дәресе 15 май, Гаилә көненә багышланды.
-
Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне
Халыкара бәйрәм бүген, Илдә гаилә көне, Гаилә учагы янсын, Дөрләсен еллар буе!
-
ПАР КАНАТЛАРЫ ТАЛМАСЫН: Саф мәхәббәт, бәхет эчендә
Гомер бер генә, сөю мәңгелек. Хак әйтелгән. Бүген Актанышның ЗАГС бүлегенең мәһабәт залында зөбәрҗәт, алтын һәм бриллиант туйларын каршылаучы районыбызның үрнәкле парларын тәбрикләү тантанасы шаулап-гөрләп узды.
-
Татар Ямалы егетләре - «Әтием янәшәсендә» конкурсы җиңүчеләре!
Татар Ямалыдан бертуган Нургалиевлар республикакүләм узучы «Әтием янәшәсендә» конкурсы җиңүчеләре булып танылдылар. Республикабызның ата-аналар Советы уздырган һәр бәйгедә һәм ярышта теләп катнаша алар.
-
Районыбызның Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Уразай мәктәбе укучылары «Гаилә мәктәбе» дәресендә катнашты
Бүген район ЗАГС бүлегендә Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Уразай мәктәбе укучылары өчен «Гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде.
-
ЗАГС бүлегендә бүген бер никах теркәлде, ике бала туу турында таныклыкка ия булды
14 февраль, сишәмбегә туры килсә дә ЗАГС бүлегендә бер парыбыз никахларын рәсмиләштерергә өлгерде инде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева әлеге яңа гына ир һәм хатын статусын алган парларга изге теләкләрен җиткереп гаиләләренә тигез, матур мәхәббәт теләде.